«Хәерле юллар, тигез, матур тормыш сезгә, яшьләр!»

5 августта Апас район үзәге  ЗАГСында Динара һәм Динар Мотыйгуллиннарның никахы теркәлде.

Тантанада яшь өйләнешүчеләр ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итеп алдылар һәм анда җиденче гербны – үзләренең кече ватаннары гербын беркеттеләр.

«Сез барыбыз өчен дә истәлекле ел – ТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм районыбыз оештырылуның 90 еллыгын бәйрәм иткән елда олы тормыш юлына бастыгыз. Әлеге вакыйгалар сезнең гаилә өчен зур истәлек булып калачак. Хәерле юл, тигез, матур тормыш сезгә, яшьләр!» – дип, үз котлауларын җиткерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Луиза Сафина.

Яшь гаиләгә ТАССРның 100 еллыгы истәлек билгесен тапшырдылар.

Фото: apastovo.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру