“Хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласын Казанда Оренбург трактында куячаклар

Бу урынны Татарстан башкаласы мэриясенең порталында узган тавыш бирү нәтиҗәсендә халык сайлады.

Тавыш бирү 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр узды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матубгат хезмәте.

Анда 3,7 меңнән артыграк кеше тавыш биргән. Тәкъдим ителгән вариантлар арасында шәһәрнең көнбатыш “капка”ларыннан – М7 трассасыннан Залесная урамына кергән урын һәм көнчыгыш “капка”лардан – Мамадыш трактында транспорт чишелеше янындагы урын бар иде. Тавыш бирүчеләр шулай ук үз вариантларын да тәкъдим итә ала иде.

“Шәһәребезнең меңъеллык тарихында тагын бер мөһим дәвер башланды. Без Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган казанлыларга һәм авыр вакытта икенче йорт булган меңнәрчә кешеләргә лаеклы рәвештә хөрмәтләребзне күрсәтәбез. Бу өлкән буынның хезмәт батырлыгына карата ихтирам да, Җиңү хакына эшләгән тыл ветераннары һәм күпсанлы предприятиеләр ирешкән казанышлар алдында баш ию дә”, - диде шәһәргә мактаулы исем бирү уңаеннан Ильсур Метшин.

Белешмә өчен:

2020 елның 2 июнендә Россия президенты Владимир Путин Указы белән Казанга һәм Россиянең тагын 19 шәһәренә “Хезмәт батырлыгы” дигән мактаулы исем бирелде.

Фото: kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
146
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру