Хөкүмәт комиссиясе М-12 трассасы буенча тәкъдимнәрне кабул итте  

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан М-12 трассасы – төзелеп килүче Европа – Көнбатыш Кытай халыкара транспорт коридорының бер өлеше.

7 июль көнне Транспорт буенча хөкүмәт комиссиясе «2014 елга кадәрге чорда магистраль инфраструктураны киңәйтү һәм яңарту буенча комплекслы план» милли проектының транспортка кагылышлы өлешен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карады. Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Андрей Белоусов алып барды. 

Милли проект составына тугыз федераль проект керә, шул исәптән бер өлеше  Мәскәү – Түбән Новгород – Казан М-12 трассасы булган  Европа – Көнбатыш Кытай проекты да. Комиссия М-12 проектының үтәлеше барышын һәм эшләр белән идарә итүне оештыру схемасын тикшерде һәм тулаем алганда тәкъдимнәрне хуплады.   

Трасса тулысынча 2017 елга төзелеп бетәргә тиеш, салыначак акчаларның гомуми күләме 730 млрд сумны тәшкил итә, дип белдерде ТАСС үзенең хәбәрендә. 

Фото: tatar-inform.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
93
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру