Киләсе станция  - «ТАССРның 100 еллыгы»

Казанда метрополитенның  2 нче сызыгының - “Сахарова” метро станциясе төзелешенең  1 нче участогында куу тоннельләрен казу эшләре башлана. 

1 нче участокның озынлыгы 5,37 чакрым тәшкил итә, анда дүрт станция төзеләчәк: “Сахарова”, “ТАССРның 100 еллыгы”, “10 нчы микрорайон”, “Фучик”. Бораулауга стартны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бирде.

“Нинди генә кризис булмасын, төзергә кирәк. Безнең үзебезнең “Казметрострой” предприятиесе, үзебезнең белгечләр булуы яхшы. Барыгызга да эшегездә җиңеллек телим”, - дип, Рөстәм Миңнехановның метро төзүчеләргә мөрәҗәгатеннән өзек китерә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. 

“Без Татарстан Президентына үзебезнең әзерлек, турында хәбәр иттек, перспективалар турында сөйләштек, икътисадта кыенлыклар булуга карамастан, Казанда метро төзеләчәгенә инандык”, - дип, “Казметрострой” АҖнең генераль директоры Марат Рәхимовның сүзләрен китерә ТР Президентының матбугат хезмәте. 
Куу тоннеленың сулга таба үтү юлын “HITACHI”да җитештерелгән “Айсылу” тоннель казу комплексы “Сахарова” метро станциясеннән “ТАССРның 100 еллыгы” метро станциясенә кадәр казыячак. 

Икенче сызык шәһәрнең пассажирлар  агымы көчле булган 5 районын - Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын берләштерәчәк, ул Ю.Фучик – Ак. Сахаров – Космонавтлар (Совет мәйданы) – Компрессор – Футбол стадионы – Чуйков – Волгоград – Восстание урамнары астыннан үтәчәк. Проект 20 чакрым диярлек озынлыкта 12 станция һәм 11 куу юлы үз эченә ала. Төзелеш этаплап, шәһәр инфраструктурасы объектларына яраклаштырылып, җир асты пространствосын максималь рәвештә файдаланып башкарылачак. Һәр станциянең бәясе 5-6  млрд сум тәшкил итә. 

Белешмә өчен:
2020 елның апреленә Казан метрополитенының озынлыгы 19,4 чакрым тәшкил итә, станцияләр саны – 11. Җир асты юлының пассажирлар агымы тәүлегенә 160 меңгә кадәр җитә. Беренче сызыкта унбер станция урнашкан: “Имәнлек”, “Җиңү проспекты”, “Горки”, “Әмәт”, “Постау бистәсе”, “Тукай мәйданы”, “Кремль”, “Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш”.  

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру