Корбан бәйрәме көнне гает намазын ТВ дан карарга булачак

Иртәгә, 31 июльдә, Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 2020 елның Корбан бәйрәмен билгеләячәкләр.

Вәгазьләр иртәнге 03:30 сәгатьтә башлана. Бу вакытта «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын трансляцияләчәк.

3:45 сәгатьтә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин гадәттәгечә мөселман өммәтенә гает вәгазе белән мөрәҗәгать итәчәк.

Вәгазьне «ТНВ-Татарстан» каналы 15:05 сәгатьтә, ә «ТНВ-Планета» 12:20 сәгатьтә кабатлап күрсәтәчәк. Кабатлау 9:00 дә Россия 1 каналы аша трансляцияләнәчәк.

Фото: tatar-inform.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
80
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру