Корыч аша күрә

Федераль таможня хезмәтенә тест рәвешендә куллану өчен “КАМАЗ” автомобиле базасында яңа буын мобиль инспекция-карау комплексы (МИДК) тапшырылган.

 

Комплексның мөмкинлекләре – декларациядә күрсәтелмәгән товарларны һәм законга ярашлы булмаган әйберләрне - мәсәлән, шартлый торган яки наркотик матдәләр, коралларны ачыклау. МИДК сканерлары йөкне 320 мм калынлыктагы корыч аша таный һәм аның авырлыгын 10 процентка кадәр ялгышлык белән билгели ала. Сканерлар контейнерларны ачмый гына тикшерү мөмкинлеге бирә, бу исә товар һәм транспорт чараларының документ эшләрен тизләтә.

“Система контейнер стеналарын “укырга” сәләтле, бу исә металл корпуска кыстыргычлар яшерү мөмкинлеге бирми”, - дип, “Росэлектроника” холдингының махсус программаларны гамәлгә ашыру буенча директоры Константин Фурсиковның сүзләренә таяна Ростех Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте.

Комплексны Санкт-Петербург портында, аннан соң автомобильләрне үткәрү пунктында сынап караячаклар.

Мобиль инспекция-карау комплексының яңа төрен “КАМАЗ” базасында җитештерү дәрәҗәсе 80 процентка җитә.

Әлеге комплекслар “Росэлектроника”га карый торган “Скантроник Системс” предприятиеләре һәм “Торий” фәнни-җитешетрү предприятиесе тарафыннан Мәскәү дәүләт университетының Электрон тизәйткечләр лабораториясе катнашлыгында эшләнә. 

Фото: kamaz.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
137
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру