«Куликово кыры» музеенда Болгар хәзинәләрен күрсәтәчәкләр

Тула өлкәсендәге «Куликово кыры» музее Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы белән берлектә Болгар ханлыгы чорына караган 700гә якын экспонат күрсәтелергә тиешле күргәзмә әзерли.

Проект ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бу турыда, Тула музее матбугат хезмәте мәгълүматына таянып, ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Экспозиция составына Болгар музей-тыюлыгы территориясендә табылган чүкеп һәм коеп ясалган эш кораллары, бронза, бакыр бизәнү әйберләре, кием, корал элементлары, безнең эраның беренче меңьеллыгы ахырына караган тәңкәләр керә.

«Күргәзмәне тамашачылар өчен июньдә ачарга ниятлибез, чөнки ТАССР төзелүнең рәсми датасы якын гына – 27 май. Ләкин барысы да мәдәният учреждениеләренә һәм массакүләм чаралар уздыруга карата короновирус пандемиясе аркасында кертелгән вакытлыча чикләүләрнең кайчан бетерелүенә бәйле булачак», — дип хәбәр итә ТАСС, музей матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру