Кытай табигатеннән алып Сөембикә манарасына кадәр

«Эрмитаж-Казань» Үзәгендә Санкт-Петербург рәссамы Азат Галимовның “Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында” күргәзмәсе ачыла. Ул ТАССР төзелүнең  100 еллыгына багышлана. Әлеге вакыйга “Туган җир белән бәйләгән күзгә күренмәс җепләр” проекты кысаларында үтә.

Азат Галимов1958 елда ТАССРның Буа районында туган. Кырык елдан артык Санкт-Петербургта яши һәм шунда эшли. Аның иҗатында туган җиргә кайту мотивлары һәрвакытта да үзәк урынны алып тора. Күргәзмәдә 154 эш катнаша, алар арасында Казан күренешләре бик күп, бу тема Галимовның иҗатында аерым урын алып тора. Рәссам күзләре аша күргәзмәне тамаша кылырга килгән кешеләр Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен, Әҗем һәм Борнай мәчетләрен, шәһәр урамнарын һәм скверларын күрә алачак.

Шәһәр манзарасы темасын Санкт-Петербург, шулай ук Азат Галимовның Франциягә, Италиягә, Германиягә, Төркиягә, Болгариягә, Кытайга баргач төшергән яки хәтерләп калган импрессионистик күренешләр дәвам итә.

“Азат Галимовның характеры ягыннан камералы пейзажлары лирик интонация белән өретелгән, бу аһәңгә ул иң тәэсирле алымнар белән – бик нечкә сайланган төсмерләр, гармоник яктан туры китерелгән тоннар, буяу катлавының фактурасы аша ирешә. Элеге ритм Европаның готик соборлары һәм ренессанс палаццолары сызыклары һәм безнең өчен экзотика тоела торган кытай табигате аша да үтә. Ул Истанбулның биек манаралы төрек мәчетләренең бөек тантанасы белән тыкрыкларының капма-каршылыгында килеп чыга”, - дип, рәссамның иҗатын шәрехли “Эрмитаж-Казань” Үзәгенең белгече Екатерина Петренко.

Күргәзмә 31 июльдә ачыла һәм 30 августка кадәр дәвам итәчәк.

Белешмә өчен:

Азат Галимов 1958 елда ТАССРның Буа районында туган, 1979 елдан бирле Санкт-Петербургта яши һәм шунда эшли. 1986 елда В. Мухина исемендәге Ленинград югары сәнгать-сәнәгать училищесын (хәзер А.Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе) тәмамлый. Россия Рәссамнар берлегенең Санкт-Петербург бүлекчәсе, сынлы сәнгать секциясе әгъзасы. Петровск Фән һәм сәнгать академиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Болгария рәссамнары әгъзасы, Варнен бүлекчәсе. Рәссамның Россиянең, чит илләрнең төрле фондлары һәм музейларыннан дипломнары һәм рәхмәт хатлары бар. Азат Галимовның Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә үткән шәхси күргәзмәләре: Санкт-Петербург рәссамнар берлегенең “Зәңгәр кунак бүлмәсе” галереясе, “Төсләр гармониясе” (Татарстан Республикасының Санкт-Петербугтагы даими вәкиллеге, 2018), “Җәйгә тәрәзә” (2017, “Иске Ладога” музей-тыюлыгы), “Мәскәү йортында” (Кытайда пленэрларга багышланган иҗади кичә), “Россияне аңлап” (Бөек Новгород, Новгородның дәүләт берләштерелгән музей-тыюлыгы, Ярослав Утары, Никольск чиркәве).

Рәссамның чит илләрдә үткән күргәзмәләре: Кытай (Цзинань, Шаньдун провинциясе, 2012) һәм Болгария (“Тын оя” галереясе, Королева Мария сарае, Балчик, 2019).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру