Кытайдан Казанга вируска каршы йөк китерделәр

Медицина маскаларын җитештерү линияләрен Казанда һәм Түбән Камада урнаштырачаклар.

Бүген «Татнефть» ГАҖ тарафыннан ялланган «Руслан» самолетында Казан аэропортына 6 млн га якын медицина маскасы, аларны җитештерү өчен каралган җиһазлар, шулай ук авыруларны күчерү бокслары китерделәр. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

Аена 15 млн маска җитештерергә тиешле җитештерү линияләре Татарстан башкаласында, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә урнаштырылачак. Шулай итеп, республика әлеге саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

Чынанак: «Татар-Информ» МА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
97
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру