«Әлеге флаг бөтен районнарның  энергиясен, ярату хисен туплаган»

Бүген Мамадыш районы ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагы республика  эстафетасын кабул итте.

17 районны йөреп чыккан флагны мамадышлылар «Яшьлек» скверында каршы алды. Район башлыгы Анатолий Иванов флагка Мамадыш районы гербын беркетте.

«Әлеге флаг бөтен районнарның  энергиясен, ярату хисен туплаган. 100 ел эчендә республикабызның яхшы якка үзгәрүе шиксез – болар барысы да дөрес җитәкчелек итү нәтиҗәсе. Халкыбыз да һәрвакыт ышанычлы тыл булды», - дип билгеләп китте Анатолий Иванов.

Белешмә өчен:

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына 2019 елның декабрендә старт бирелде. Сәяхәтнең федераль этабында флаг  8 федераль округта булды, флагка РФнең татарларның төбәк милли-мәдәни автономияләре теркәлгән  68 субъекты үз тамгаларын беркетте.

Республика этабында эстафета барлык 43 муниципаль районда һәм 2 шәһәр округында булып чыгачак. Эстафета тәмамланганнан соң,  флаг ТР Милли музеена тапшырылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру