Леонид Якубович татарстанлыларны «Могҗизалар кыры»на чакырды

Программаның бу чыгарылышы ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Ул 16 октябрьдә эфирга чыгачак.  

ВКонтакте челтәрендәге Almet News сәхифәсендә хәбәр ителүенчә, шоуда Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният йорты директоры Валерий Саматов һәм артистка Людмила Кувшинова булып кайтты. Әлмәтлеләр анда милли киемнәрдән музыкаль номер да күрсәткәннәр. 

Алар белән программада буалылар да катнашкан – мәдәният идарәсе начальнигы Ринат Гыймранов, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Раил Хисамов, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев.

Бәйрәм чыгарылышын яздырганда студияне милли символика һәм ТАССРның 100 еллыгы баннерлары белән бизәгәннәр.

Программа эфирга 16 октябрьдә 19:40 та чыгачак.

Фото: instagram.com/dkneftche
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
122
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру