Әлки районында ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

Эстафетны район үзенең 90 еллыгы көнендә кабул итте.

Тантана Базарлы Матак авылында Үзәк паркта үтте.

“2020 ел истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга бай. Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тулды, бу бәйрәмне без ел дәвамында билгелибез. Бүген безнең районның туган көне, аны без олы хезмәт җиңүләре белән каршылыйбыз - Әлки районының тышкы кыяфәте үзгәрә, парклар һәм скверлар, ФАПлар төзелә,. авыл җирлеге башкарма комитетларының биналары яңара, районның барлык торак пунктларына кадәр юллар салынган, клублар һәм мәдәният йортлары төзелә, искеләре яңартыла. Быел гына да 25 төзелеш объекты кулланылышка тапшырылачак”, - дип мөрәҗәгать итте тантанага килгән халыкка Әлки районының башлыгы Александр Никошин. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдерде.

Аннан соң башлык ТАССРның 100 еллыгы әләменә район туграсы сурәтләнгән билге текте, шулай ук районның социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткән әлкилеләргә сертификатлар һәм “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлекле тамгасын тапшырды. Шунда ук Александр Никошин Базарлы Матакта яшәүче Гатауллиннар гаиләсен юбилей көне алдыннан гына дөньяга килгән уллары Данияр белән котлады.

Белешмә өчен:

Әлки районы төзелү турында Декрет 1930 елның 10 августында чыга. Район үзәге итеп элек Түбән Әлки волостеның волость идарәсе булган Түбән Әлки авылы билгеләнә. Ул вакытта район буенча барлыгы 45 совет була. Район составына 96 торак пункт керә, 54450 кеше яши. Бүген Әлки районының халык саны – 18675 кеше.

“Әлки хәбәрләре” газетасы мәгълүматлары буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
86
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру