«Мега» да 90 нчы еллар Татарстанына кайтырга була

Сәүдә комплексы территориясендә Рамиль Галинең “Татар-информ”ның – 30, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Бу безнең уртак тарих...” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды. Анда республика тормышының 1980-1990 еллардагы фотоелъязмасы урын алган.

“Хезмәттәшләр, сезне әлеге мөһим вакыйга белән котларга телим. Мондый күргәзмәләрнең беренчесе быел җәй көне Горький исемендәге паркта ачылды. Фотографияләр безнең республиканың ничек үсүен, алга баруын искә төшерү мөмкинлеге бирә”. – диде экспозицияне ачканда “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

“Мега”дагы фотопроектта 22 эш катнаша. Аклы-каралы кадрларда үзгәртеп кору еллары, икътисади үзгәрешләр, мөстәкыйльлек өчен көрәш дәверенең, 90 нчы елларның образлары һәм узган гасыр ахырында Татарстан тарихында булган вакыйгалар сакланып калган.

Фотограф Рамиль Гали – ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кеше. Ул тамашачыларга үзенең тәэссоратларын, хис-кичерешләрен, уйлануларын җиткерә. Күргәзмә – ул вакыттагы ТАССРның портреты.

«Бу эшләр бик озын юл үтте. Мин ул вакытта яшь журналист идем әле. Мин шул чорның көзгесен бирергә тырыштым. Монда барысы да ничек бар шулай күрсәтелгән, бернинди ялган да юк”, - диде фотограф.

«Фотога төшерү – журналистиканың иң төп, кызыклы һәм иң катлаулы өлеше. Бу күргәзмә – үткәнгә сәяхәт, кешеләргә кызыклы мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге”, - диде “Татмедиа” АҖнең һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының генераль директоры Шамил Садыйков.

Сәүдә үзәкләрендәге мәйданнарда күргәзмәләр үткәрү концепциясен алга таба да дәвам итәргә планлаштырыла: фотопроектны Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада күрсәтәчәкләр.

“Мега”дагы күргәзмә 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмә куелачак эшләрнең саны да күбрәк булачак. Керү – ирекле. Проект “Татмедиа”ның галереясе һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру