Мергасовлар йортына - 100 ел

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге  инспекциясе тарихи рубрика ачып җибәрде.

Дәүләт корылмалары буенча татар комитеты 1920 елда Дәүләт корылмалары буенча Казан губерна комитеты базасында оештырыла. Ике елдан соң Таткомгоссор ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Архитектор төзелеш идарәсе итеп үзгәртелә. Аның белгечләре «иҗтимагый әһәмияттәге һәм монументаль төзелеш корылмаларына» контрольлек итү, шулай ук төзелеш кагыйдәләрен саклау сораулары белән шөгыльләнәләр.

Ә төзелеш бик тиз бара: Татария башкаласында яңадан-яңа заводлар, фабрикалар, җәмәгать биналары, торак йортлар пәйда була. Казмашстрой һәм ТЭЦ-1 төзелә, К.Маркс, Киров, Бауман урамнарында беркатлы баракларны сүтелеп, берничә катлы таш йортлар салына. Ул чор архитектурасына ачык мисал – Черек күл паркы янындагы  Мергасовлар йорты. Быелның ахырына бу тарихи йортка 100 ел була.

Фото чыганагы: entermedia.ioИнспекция Госстройнадзора Республики Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
94
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру