“Мәгариф” милли проекты кысаларында Татарстанның алты районында спорт залларына ремонт ясалачак

Бу турыда республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ТР Министрлар Кабинетының брифингында хәбәр итте. Мәктәпләрнең спорт залларына ремонт Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш һәм Минзәлә районнарында ясалачак.

Министр сүзләренә караганда, 2019-2020 елларда “Һәр баланың уңышы” проекты буенча 12 авыл мәктәбенең спорт залына ремонт үткәрелгән. Бу спорт белән шөгыльләнүчеләрнең һәм төрле спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән балалар санын арттыру мөмкинлеге биргән.

Белешмә өчен:

“Мәгариф” милли проектының “Һәр баланың уңышы” проектына Татарстанның алты районындагы мәктәпләрнең спорт залларына реконструкция ясау өчен быел 8,5 млн сум бүлеп бирелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру