«Милләтара татулык – халкыбызның гаять зур казанышы»

Аксубай районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итеп алды.

Тантана 3 августта Аксубайның үзәк мәйданында үтте.

Район башлыгы Камил Гыйльманов, республика тормышының 100 елы әһәмиятле вакыйгаларга бай булды, дип билгеләп үтте. Соңгы дистә елларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендге Татарстан Россия күләмендә алдынгылар исәбендә бара.

«Бу барлык татарстанлыларның казанышы», – диде Камил Гыйльманов. Флагка район эмблемасын беркеткәндә, ул республиканың бер гасырлык тарихы – район, анда яшәүче гражданнарның, авыл хуҗалыгының һәм икътисадның төрле тармакларында хезмәт куючыларның да тарихы булуына басым ясады.

«Безнең горурланырлык эшләребез – уңышларыбыз, милләтара татулык традицияләре, халык тәрбиясе традицияләре бар. Бу – халкыбызның гаять зур казанышы», – дип билгеләп үтте тантанада катнашкан Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Алсу Тарханова.

Бәйрәм концертында  «кытай татары», җырчы Базарбай Бикчәнтәев катнашты. Ул Аксубай районында туып-үскән Флера Тарханова сүзләренә язылган җырларны башкарды. Флаг эстафетасы Нурлат районына тапшырылды.

«Сельская новь» газетасы материаллары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
75
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру