“Мин татарча сөйләшәм” акциясе беренче тапкыр онлайн үтә

ТАССРның 100 еллык юбилее елында ул 15 нче тапкыр үткәрелә.

Ел саен 26 апрельдә үткәрелә торган чараның быел онлайн форматта узачагы турында Бөтендөнья татар конгрессына фестивальнең оештыручысы, җәмәгать эшлеклесе Тәбрис Яруллин хәбәр итте. Сәбәбе икәү: үзизоляция режимы һәм акциянең Уразага туры килүе.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең традицион программасы үзгәрешсез кала. Аңа “Татар дозор” квест-уены, “Тяжело с татарским” антипремиясе һәм татар альтернатив музыкасы вәкилләре катнашлыгында концерт керә.

- Беренче тапкыр без студиядә берничә камерага алты сәгатьлек шоу яздырабыз. Акцияне онлайн форматта акциянең “ВКонтакте”дагы рәсми сәхифәсеннән карап булачак, - диде Тәбрис Яруллин. Ул шулай ук Казанның Бауман урамында уза торган акциясендә, гадәттә, ун меңләп кеше катнашуын да билгеләп үтте.

- Безнең максат – трансляциягә шул ук 10 мең кешене җәлеп итү. Бу чын мәгънәсендәге сынау, чөнки моңа кадәр безнең беркайчан да онлайнда алты сәгать эшләгән юк иде, - диде Яруллин.

Акция 26 апрельдә 14:00 сәгатьтә “ВКонтакте”да “Мин татарча сөйләшәм” төркемендә башланып китәчәк.

Тарихтан:

Акция беренче тапкыр 2006 елның 26 апрелендә Казанның Бауман урамында узды. Әлеге көнне оештыручылар – “Үзебез” яшьләр хәрәкәте татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә туры китереп сайлаган. Акция кысаларында татар альтернатив музыкасы концерты була, теләгән кешегә “Татар телендә беренче 150 сүз” дигән китапчык бирелә.

Акциянең оештыручылары – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәмендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру