Минтимер Шәймиев, Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү сорап, Владимир Путинга юлланган мөрәҗәгатькә кушылды

Үтенеч Россия Президенты Владимир Путин администрациясенә юлланды. Россия Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 мартында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен гамәлгә кую турында законны имзалады. Әлеге исем РФ башлыгы указы нигезендә биреләчәк.

Татарстан Президенты, Казан мэры һәм Казан шәһәр Думасы адресына гражданнардан республика башкаласына әлеге исемне бирүне сорап мөрәҗәгать язарга кирәклеге турындагы үтенечләр күпләп килде. Республика башкаласы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр итүенчә, мөрәҗәгатькә фашизмга каршы көрәшкә зур өлеш керткән заводларның хезмәт коллективлары, Татарстан Ветераннары ассоциациясе, профсоюзлар, республиканың 12 иҗтимагый һәм  волонтерлар берләшмәсе, Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе, шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев шәхсән үзе кушылды.

Казанның җирле үзидарә органнары барлык тиешле документларны җыйдылар, Россия Федерациясе Фәннәр академиясеннән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен алу өчен Казанның нигезе барлыгы турындагы эксперт бәяләмәсен алдылар. Документларга гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр дә теркәлде, ә мондый мөрәҗәгатьләрнең саны 2,4 млн нан артып китте. Әлеге үтенеч Россия Президенты Владимир Путин администрациясенә юлланды.

Фото: staff-online.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру