Мәскәү өчен сугышларда һәлак булган ТАССР кешеләрен исемләп атаячаклар

Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәгенең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Исемнәре белән хәтердә” проекты кысаларында 1941-1945 елларда Мәскәү һәм Мәскәү яны территорияләрендә һәлак булган һәм яралардан үлгән ТАССР кешеләре турында “Хәтер һәм Дан китаплары”ның икенчесен чыгару планлаштырыла.

Беренче китап өч ел элек чыгарылган иде. Ул китапка Мәскәү өчен сугыш кырларында ятып калган 1945 ТАССР кешесе турында мәгълүматлар тупланган. Китапны әзерләгәндә, Татарстан Президентының туган абыйсы Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының кайда җирләнүе билгеле булды.

Соңгы өч елда үзәкнең рәисе, I ранглы капитан Фуад Солтанов җитәкчелегендәге эш төркеме архивларда һәм онлайн ресурсларда күләмле эзтабарлык эше алып барды. Мәскәү яны алышларында һәлак булган меңнәрчә кешеләрнең исемнәре исемлекләр буйлап тикшерелде, чагыштырылды.

“Без исемлекләр белән эшләрне төгәлләдек. Бүген анда ТАССРдан Мәскәү һәм Мәскәү янын территорияләрендә һәлак булган һәм яралардан үлгән  4493 кешесе кертелде. Беренче басмада без Мәскәү госпитальләрендә яралардан үлгән совет солдатларын һәм офицерларын искә алмаган идек. Башка төбәкләрдә туып, ТАССР хәрби комиссариатыннан киткән Татар АССР кешеләре дә кермәгән иде. Бу юлы без һәлак булган каһарманнарыбыз турында мәгълүматны җентекләп өйрәндек. Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, “Хәрби Дан клубы” Ассоциациясе рәисе Михаил Валерьевич Черепановка зур рәхмәт, ул безгә һәрдаим ярдәм итеп тора”, - диде проектның авторы һәм координаторы Әнвәр Софинов.

“Хәтер һәм Дан китабы”ың яңасы чыкканчы, проектның авторлары бөтен исемлекне үзләренең http://tnc-mo.ru/ рәсми сайтларына урнаштырган.

ТРның РФдәге Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте һәм Мәскәү өлкәсенең Татар милли үзәге мәгълүматлары буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру