«Мәскәү Сабантуе» Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уздырылачак

Проект Мәскәү татарлары Автономиясе сайтына урнаштырылган проект зур күләмле этномәдәни онлайн-вакыйга булырга охшап тора: аның тамашачылар аудиториясе 1 млн кешене колачларга мөмкин.

Бәйрәмне әлеге форматта үткәрү турындагы карарны Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Советы Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасының РФндәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Башкортостан Республикасының РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән бергә кабул ителде.

Программмада  бәйрәмнең төп вакыйгалары яктыртылачак, алар тугандаш халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре турында сөйләячәк.

4 июль  көнне  12.00 сәгатьтән 18.00гә кадәр җиде онлайн-мәйданчык эшләргә тиеш.

«Бәйрәм концерты»  каналы  халыкның күңел ачу мизгелләрен күрсәтәчәк: программада Финляндиядән, Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы һәм илнең башка төбәкләрендәге башкаручылар. Алсу, Elvin Grey, Зәйнетдин, DJ Радик һәм Айрат Сафин, «Ак тирмә» фольклор
коллективы, «Илдан» бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюләре ансамбле, «Аргамак» төркеме һәм башкалар бу көннәрдә һәр гаилә өчен Сабантуй кунагы булачак.

«Милли кухня» каналы, бәйрәм кәефе өстәп, чәкчәк, гөбәдия, кыстыбый кебек милли ризыкларыбызны эстрада йолдызлары һәм иң  шәп этник рестораннарда эшләүче шеф-поварлар белән әзерләп күрсәтәчәк. 

«Көрәш» каналы тамашачылары атаклы батырларның бил алышуларын күзәтәчәк. Тарихи кадрлар, иң кызыклы көрәш мизгелләре хроникасы, билбау көрәше буенча дөнья күләмендәге вакыйгалар – болар барысы да тамашачылар өчен иң уңайлы һәм куркынычсыз форматта тәкъдим ителәчәк.

«Уенлы Сабантуй» каналы язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган  бәйрәмебезнең  милли гореф-гадәтләре дөньясына чакыра. Татарстан мөфтие төркиләрнең борынгы сугыш сәнгате турында сөйлиячәк. «Татармультфильм» Сабантуй турында эчтәлекле мультфильмнар сериясен әзерләгән.

Традиция буенча оештырыла торган ярминкәдә сатылучы милли товарларны быел «Милли маркет» дип аталган онлайн-ярминкәдә алып булачак.

«Яшьләр Сабантуе» каналында яшьләр проектлары, танылган спикерларның чыгышлары, онлайн-конкурслар һәм отышлар тәкъдим ителә.

Бәйрәм чараларына  1 млн нан артык тамашачыны җәлеп итеп булыр, дип планлаштырыла. Трансляцияне Мәскәү татарлары Автономиясе сайтында карап булачак: www.avtonomiya.tatar.

Мәскәү татарлары Автономиясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру