Ничек итеп 700 кеше чит илдә милли үзаңын саклый 

Казанда Финляндия татарлары турындагы китап дөнья күрде.

“Финляндия татарлары: тарих, интеграөия, үзбилгеләнешне саклау” дигән китапның авторы, Финляндиянең ислам оешмасының имамы, фәлсәфә фәннәре докторы Рамил хәзрәт Беляев анда татарларны килеп чыгуы турындагы теорияләрне, Финляндия татарларының милләткә һәм дингә карашлары, фин дәүләте белән элемтәләре һәм фин хакы белән мөнәсәбәтләре турында сөйли.

 

Басманың беренче өлешеш татарларның гомуми тарихына багышланган, калган алты бүлек Финляндия татарлары җәмәгатьчелегенең Түбән Новгород өлкәсендә татар авыллары барлыкка килгәннән алып, бүгенге көнгә кадәрге тарихларын үз эченә ала.  Китапка уникаль архив документлары һәм фотографияләр кергән. Финляндиядә чагыштырмача аз – 700 генә кеше яшәүгә карамастан, алар бердәм булып, активлык күрсәтеп яшиләр. Автор шушы шартларда фин татарларының туган телен һәм динен саклауның нинди юллар аша башкарылуын анализлый.

 

Шулай ук китапта Финляндия татарларының ватанда калган милләттәшләре белән җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләре турында дә сөйләнә. Финляндия татарларының күп тапкырлар Татарстанда булганы бар. Китап республика хөкүмәтеннән бирелгән грант акчасына чыгарылган.

  

Фотода: Финляндия татарлары белән Татарстанның Вәкаләтле вәкиллегендә очрашу

 

Татарстанның РФдәге Вәкаләтле вәкиллеге мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру