Нурбәк Батулла әлмәтлеләр каршында социаль дистанцияне саклап чыгыш ясый

Хореограф, «Алтын битлек» иясенең чыгышы  -  «Алтын алмалар турында әкиятләр» дип аталган яңа арт-объект проектын ачу  программасының бер өлеше. 

«Әлмәт нардылары» дип аталган рәсемне Санкт-Петербургтан килгән урам рәссамы  Хeato ясый. Әлеге уен кырының сурәте Гадел хөкем йортыннан ерак түгел генә урнаштырыла. 

«Нарды уены өчен такта кешеләр арасындагы дистанция темасына уйлану буларак карала. Проектның идеясе 2020 елдагы тарихи вакыйгаларга бәйле. Социаль дистанция тәҗрибәсе турындагы уйланганда, җиргә, идәнгә ясалган билгеләрне А ноктасыннан Б ноктасына күчү өчен уйлап табылган географик система буларак карарга була», — дип аңлата паблик-арт программасының кураторы Полина Ёж.

 «Батыр Ардашир»  (ардашир - «нарды» сүзенең пехлеви  теленнән тәрҗемәсе) бию перфомансын Нурбәк Батулла әлеге сурәт өстендә башкарачак.  

«Импровизациядә нәрсә булачагын тамашачы билгели – ул  виртуаль сөякләр ыргыта, ул шулай ук очраклы саннар генераторын эшләтеп җибәрүнең ешлыгын билгели,  шул рәвешле пассив күзәтүчедән перфоманс тәҗрибәсендә актив катнашучыга әйләнә. Бу нарды уенының асылын чагылдыра: 50%  - уенчының тактикасыннан, 50%  аңа уңыш елмаюдан тора. Очраклылык тамашачы һәм перфомерларның фикер сөрешендә  паттерннардан, ягъни үрнәк, шаблоннардан качу мөмкинлеге бирә, яңа мәгънәләр табарга булыша», - ди перфомансның асылы турында артист.

Тамашаны өй тәрәзәләреннән (Ленин ур., 135 һәм Ленин ур., 149) һәм онлайн карарга мөмкин. Турыдан-туры трансляция «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының ютуб-каналында  https://www.youtube.com/channel/UC21Qnbeuir-9aGzd41UdZDQ, шулай ук  «Инде» интернет-журналының рәсми сайтында һәм  басманың ВКонтактедагы сәхифәсендә оештырыла.

Перфоманс  4 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә булачак.      

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча

Фото: mincult.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
246
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру