Нурсолтан Назарбаев  Рөстәм Миңнехановны сайлауларда җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты һәм Казахстанның беренче Президенты телефон аша аралашып алды.

Сөйләшү бүген казахлар ягыннан оештырылды.

Казахстанның беренче Президенты республика башлыгын Татарстан Президентын сайлауларда җиңүе белән котлады һәм төбәкнең алга таба да чәчәк атуын, республика халкына уңышлар һәм иминлек теләде. Рөстәм Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка изге теләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм республикалар һәм аларның башлыклары арасында урнашкан ныклы һәм җылы дуслык мөнәсәбәтләренең мөһим булуын ассызыклады.

ТР Президентының матбугат хезмәте 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
219
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру