«Павел Державин» диңгезгә чыга

Яшел Үзәндә төзелгән “Павел Державин” патруль корабы Кара диңгез флоты составы көчләренә кушыла.

Якшәмбе көнне корвет Новороссийскига сынаулар үтәргә килеп җитте. “Павел Державин” - 22160 проектының Татарстан верфенда төзелгән өченче кораб. Ул диңгез икътисади зонасын саклау өчен тәгаенләнгән. Ул шулай ук эзләү-коткару операцияләрендә катнашырга, кораблар кәрванын озатырга, пиратлар белән көрәшергә мөмкин. Корвет ике ай дәвамында автоном йөзә, тизлеген 30 узелга кадәр җиткерә ала. 6000 мильгә кадәр ераклыкка йөзә. Корабтагы вертолет мәйданчыгына Ка-27ПС сыя. Штат буенча артиллерия җайланмасы, зенит-ракета комплексы һәм пулеметлар белән кораллана ала.

“Павел Державин” патруль корабы ел ахырына сынаулар тәмамлангач, РФ Оборона министрлыгы карамагына тапшырылачак. 22160 проектының ике корабы – шулай ук Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында төзелгән “Василий Быков” белән “Дмитрий Рогачев” РФ Хәрби-диңгез флоты составында хезмәт итә инде. 

Досье:

Яңа патруль корабы Советлар Союзы Герое, 1нче ранглы капитан Павел Державин исемен йөртә. Бөек Ватан сугышы елларында ул Дунай хәрби флотилиясендә бронетанкерлар бригадасы белән командалык иткән.  

Фото: natsbez.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
138
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру