Петр Чайковский галәме

Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры композиторның 13 зур әсәрен яздырган.

Язма Чайковскийның 180 еллыгына багышлана һәм озакламый аны онлайн тыңлап булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының матбугат хезмәте.

Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге коллектив “Чайковский-2020” коллекциясенә берләштерелгән 10 диск яздырган. Бөек композиторның иҗатын яратучылар аның 7 симфониясен, 3 концертын һәм фортепиано белән оркестр өчен Концерт фантазиясен, Скрипка концертын һәм виолончель белән оркестр өчен “Рококо темасына вариацияләр”ен тыңлый алачак.

Sony Classical лейблында яздырылган язмаларның тавыш режиссеры – ике тапкыр Grammy премиясе номинанты, Россиянең атказанган артисты Павел Лаврененков. Солистлар – төрле буынның күренекле музыкантлары, Чайковский исемендәге Халыкара конкурсның катнашучылары һәм лауреатлары, шул исәптән Александр Малофеев, Борис Андиранов, Мирослав Култышев һәм Павел Милюков, танылган оста, концертлар куеп йөрүче музыкант һәм педагоглар нәселен дәвам итүче Максим Могилевский һәм дөньякүләм танылган йолдыз Борис Березовский.

“...Минем Чайковскийны кабул итүемнең градусы артыгы белән югары. Ул башкарыла торган музыкада миңа ишетелгән көч һәм яктылык белән билгеләнә, ә кайчагында композитор әсәрләренә карата әйтелә торган караңгылык белән түгел. Чайковскийның симфоник мирасына хас фаҗигалелеккә карамастан, безнең интерпретациядә көч, яктылык һәм ярату булачак”, - дип сөйләде интервьюларның берсендә Александр Сладковский.

“Петр Ильич Чайковский исемле галәмгә бу дәрҗәдә якын килеп, аның бөтен тирәнлегенә үтеп керә алу – зур бәхет”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт симфоник оркестрының җитәкчесе.

Быел 1 майдан барлык әсәрләрне дә - ә бу исә 70 сәгать музыка - Apple Music, Google Play, Spotify, Deezer, Yandex Music, YouTube Music, шулай ук ВКонтакте + ВООМ, социаль челтәрләрдә тыңларга мөмкин булачак.

Фото: tatarstan-symphony.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру