ТАССРның яшьтәше: «Яңалыкларсыз яши алмыйм!»

Бүген Яшел Үзәндә яшәүче Роза Ганиева үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтә.

Ул Татарстанның Буа районында мулла гаиләсендә туа. 1930 нчы елларда аның гаиләсе Урта Азия якларына күченеп китә. Бөек Ватан сугышы елларында Роза Мөхәммәтовна математика укытучысы булып эшли.

1946 елда Татарстанга – Яшел Үзән шәһәренә күченеп кайта, монда булачак ире Мөнирне очрата. Алар бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр, 6 оныклары үсеп җитә, 7 оныкчыгын күрү бәхете насыйп була.

Роза Мөхәммәтовна тормышыннан ямь табып яши, дөньяда нәрсәләр баруы белән кызыксына. «Яңалыкларсыз яши алмыйм!», - ди ул үзе дә.

Әлеге күркәм юбилей уңаеннан бүген Роза Ганиевага «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру