Татарстан авиатөзүчеләре Россиядә беренче булып "бастырылган" двигательне сынадылар

Ул стандарт технология буенча ясалган двигательләргә караганда 20 тапкыр тизрәк һәм 2 тапкыр арзанрак җитештерелә.

3D-басма ысулы белән эшләнгән МГТД-20 газ турбинасы двигателе сынаулары Татарстанның «Казанбаш» авиация үзәге базасында узды, дип хәбәр итә Перспективалы тикшеренүләр фондының матбугат хезмәте. 22 кгс куәтле көч җайланмасы «М. П.Симонов ис. сынау-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ катнашында Перспективалы тикшеренүләр фонды (ФПИ) һәм «ВИАМ» Дәүләт фәнни үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан эшләнде.

Тикшерүләр үткәрү өчен двигательне «М. П. Симонов ис. сынау-конструкторлык бюросы» фәнни-җитештерү берләшмәсе»ндә җитештерелгән, пилотсыз оча торган җиңел А30 самолетына (канат киңлеге — 3 метр, 10 килограммга кадәр файдалы йөк авырлыгын исәпкә алып очып китү массасы — 40 килограмм) урнаштырганнар. 

Беренче сынау очышы вакытында аппарат, алдан билгеләнгән программа кушканча, автопилот режимында 170 метр биеклектәге маршрут нокталары буенча үтә, сәгатенә 154 километр тәшкил иткән максималь тизлекне җыя, аннары җиргә төшеп утыра. Двигательнең максималь әйләнешләр саны — 101600 әйл/мин, эш режимында — 58000 әйл/мин тәшкил итә. 

Белешмә өчен

ФПИ һәм «ВИАМ»ның авиация һәм ракета двигательләренең конструктив элементларын ясауда аддитив технологияләр өчен яңа буын материалларын эшләүне күздә тоткан уртак проекты 2015 елдан тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә эссегә чыдам һәм алюминий эретмәләрдән ясалган металл порошоклы композицияләр кулланып, катлам-катлам лазерлы эретү ысулы белән аз үлчәмле газ турбинасы двигательләре һәм сәнәгать газ турбинасы җайланмалары детальләрен әзерләү технологиясе булдырылды. 

Кайбер эретмәләрнең ныклык сыйфатлары чит илләрнекеннән 20% ка артыграк. Җитештерү вакыты — 20 тапкыр, җитештерү чыгымнары — 2 тапкыр кимегән. 10, 20, 125 һәм 150 кгс куәтле аз үлчәмле газ турбинасы двигательләре төрләре әзерләнде һәм сыналды. Көч җайланмаларын серияле җитештерү 2021-2022 елларга планлаштырылган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру