Регби, футбол,йөзү: Татарстанда 5 яңа спорт объекты ачылды

Тантаналы чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Мәсәлән, Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежы һәм «Максат» футбол манежы ачылды. «Искәндәр» манежын ачу бәйрәмендә Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәртәбәле кунаклар да катнашты − Россия Футбол союзы президенты Александр Дюков һәм Россия спорт министры Олег Матыцин. Алар яңа объектны карап чыктылар, футбол һәм регби уйный торган зоналарга, тренажерлар залына, медблокка керделәр. Объект 2020 елның гыйнварында төзелә башлаган иде.

«Без Татарстан Президентына һәм аның бердәм командасына югары казанышлар спортын, ә иң мөһиме – массакүләм спортны һәм балалар спортын үстерүгә күрсәткән игътибары һәм аларны алга җибәрү өчен шартлар тудырганы өчен һәрвакыт рәхмәтле. Бүгенге манежларның ачылуы – моны раслаучы тагын бер дәлил», − диде Олег Матыцин. Александр Дюков сүзләренә караганда, мондый объектларны төзү – республика хакимиятләренең массакүләм спортны үстерүгә системалы якын килүен күрсәтә. Татарстан, дип билгеләп китте Дюков, илнең футбол буенча әйдәп баручы төбәкләренең берсе.

Казандагы объектлардан тыш, Буада «Импульс» спорт комплексы, Нурлат районы Урта Камышлы авылында бассейны да булган «Тулпар» универсаль спорт комплексы һәм Мөслим авылында өсте ябулы «Тамчы» йөзү бассейны кулланышка тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
135
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру