«Республика халкы һәрвакыт туган җиренең чәчәк атуына һәрьяклап булышты»

Республика Көне уңаеннан ТР  Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан котлау телеграммасы алынды.

«Татарстан Республикасы Көне — бу җирдә туып-үскәннәр, үз язмышын аның белән бәйләгәннәр һәм аны үзенең кече Ватаны итеп санаучылар өчен мөһим вакыйга. Үзенең меңьеллык тарихы дәвамында Татарстан күтәрелешләр һәм чигенешләр кичерде, әмма республика халкы һәрвакыт туган җиренең чәчәк атуына, бабаларының бай мирасын саклауга һәм арттыруга һәрьяклап булышты», — диелә телеграммада.  

Фото: архив kremlin.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру