Республика Көне уңаеннан ТНВда: Салават, Безруков, Сладковский һәм Казан өстеннән очып үтү өчен сертификатлар уйнату

30 августта телеканалда бәйрәм чараларының, шулай ук салютның турыдан-туры трансляциясе оештырыла.

6:00 дән 22:00 гә кадәр ТНВ каналында «Туган көнең белән, Республикам! С Днем рождения, Татарстан!» телемарафон бара.

6:40 дә «Тарихлы да, яшь тә син, Татарстан» концертын трансляцияләү. Катнашалар - Венера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Римма Ибраһимова, Резидә Шәрәфиева, Айдар Рәкыйпов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Зөфәр Хайретдинов һәм башкалар. Салават Фәтхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән чыгыш ясаячак.

10:10 да – Г.Камал театры мәйданында уза торган «Уйнагыз, гармуннар!» халык фестивален турыдан-туры трансляцияләү. Фольклор эстафетасын Иске Татар бистәсендә, Каюм Насыйри урамында, «Казан сөлгесе» проекты кысаларында чыгыш ясаучы иҗат коллективлары дәвам итә.

13:10 да - «Без - Татарлар» фильмын күрсәтү. Аны төшерүчеләр, этносның тарихы, шулай ук төрле илләрдә гомер кичерүче ватандашларыбызның бүгенге тормышы турында сөйләп, «Кем ул татарлар?” соравына җавап эзли.

15:00 дә - эшләүче яшьләрнең иҗатын чагылдырган «Наше время – Безнең заман» ачык республика фестиваленең концерт программасы.

18:00 дән 22:00 гә кадәр – Кремль яр буенда зур концерт марафоны. Хедлайнерлар - Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов, Нилетто, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме.

20:00 дә - ачык һавада «Казанская осень» X опера фестивален күрсәтү. Быел, Александар Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Россия Федерациясенең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова һәм Зур театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко чыгыш ясаячак. Бәйрәм концертын Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның чыгышы тәмамлый.

Фото: tuganaylar.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
62
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру