Республика мәдәниятенең алтын фондын “вакыт капсуласы”на салачаклар  

Ул Казан дәүләт мәдәният институты территориясендә булачак.

Иртәгә, 27 майда, Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСРның Халык Комиссарлары Советының “Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы төзү турында” Декреты чыккан көнне Казан дәүләт мәдәният институты бинасы каршында “вакыт капсула”сы салыначак. Тантана 14:00 сәгатьтә башлана.

Капсулада Казан дәүләт мәдәният институтының иҗат төркеме ТАССРның 100 еллыгына әзерләгән телевизион ретро-концертның программасы, Татарстан Республикасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә соңгы 100 елда иҗат ителгән иң яхшы әсәрләр, шулай ук Идел буе федераль округында яшәүчеләрдән килгән фото, аудио һәм видео материаллар булачак.

“100 еллыкны билгеләгәндә, үткәннәргә нәтиҗәләр ясап карасак, ТАССРның шушы 100 елында сәнгатьнең барлык төре - музыка, хореография, балет, әдәбият, шигърият, опера, театр, кино - чәчәк аткан һәм ул алтын гасыр булган дип горурланып әйтә алабыз! Бүген безнең бурыч – халкыбызның бай мәдәни мирасын өйрәнеп, аны саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Һәм безнең миссия 100 ел дәвамында иҗат ителгән әсәрләрнең алтын фондын туплап, аны вакыт капсуласына салып, киләчәк буыннарга тапшыру”, - ди Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, педагогика фәннәре докторы, профессор Роза Әхмәдиева.

Фото: biektaw.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру