Республика президентын сайлауда кандидат сыйфатында теркәлү өчен, Рөстәм Миңнеханов ТР Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды

Әлеге документлар арасында аның кандидатурасын хуплау турында имза җыю кәгазьләре дә бар, аларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарыннан 406 депутатның имзалары урын алган.

Бүген Татарстан Президенты Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы Президентын сайлауга кандидат буларак теркәү өчен документлар тапшырды. Законнар нигезендә, документлар һәм яңа оештырылган сайлау фонды турында мәгълүмат белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарыннан 406 депутат (кимендә 387 имза булырга тиеш) аның кандидатурасын тәкъдим итеп кул куйган имза җыю кәгазьләрен дә тапшырды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләре бирү өчен өч кандидатура турында мәгълүмат бирде:

— Борһанов Рафис Тимерхан улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры;
— Сафин Ленар Ринат улы, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры;
— Терентьев Александр Михайлович, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе.

Сайланган очракта, кандидатларның берсе сенатор булачак.

Теркәү өчен документларны кандидатлар ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 29 июль, 18:00 сәгатькә кадәр тапшырырга тиеш. Документлар  тапшырганнан соң, комиссия 10 көн эчендә кандидатларны теркәү турында карар кабул итә. Барлык теркәлгән кандидатлар 7 августка кадәр билгеле булачак.

Искә төшерәбез:

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына тәкъдим итү өчен документларны ТР Үзәк сайлау комиссиясенә «Бердәм Россия»: кандидаты — Рөстәм Миңнеханов; «Гадел Россия»: кандидаты — Альмир Михеев, «Россия коммунистлары»: кандидаты — Альфред Вәлиев; «Үсеш партиясе»: кандидаты — Олег Коробченко: «ЛДПР»: кандидаты — Владимир Сурчилов тапшырды.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Бердәм тавыш бирү көне — 2020 елның 13 сентябрендә узачак.

Фото: Пресс-служба Президента РТ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру