«Республика тарихында үзеңне тап!» бәйгесенең җиңүчесе бүләкләнде

Түбән Каманың сигезенче сыйныф укучысы Семен Моисеев үзенең әбисенең әнисе – Зәйдә яшәүче күренекле Анна Моисеева турында язып җибәргән.

- Әбиемнең әнисе Моисеева Анна Ивановна 1923 елның 15 февралендә Зәй районының Подгорный бистәсендә туган. Ул 1941 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәфкать туташына һәм төз ату курсларда укып, 1942 елда фронтка киткән. Башта әбиемнең әнисе шәфкать туташы булган, аннан соң – снайпер-мәргән. Җиңүне ул Берлинда каршылаган, Рейхстагта үзенең фамилиясен язып калдырган, - дип яза Семен. Кыюлыгы һәм үз эшенә тугрылыгы өчен Анна Моисеева “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре, ике тапкыр II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Зәй районы дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли, аннан соң Зәйнең Туган якны өйрәнү музеен җитәкли. 97 яшендә Анна Ивановна тормышка сөенеп яши. Музейда бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми.

- Ул – каһарман! – ди оныкчыгы Семен.

Семенның тарихын жюри бәйгенең финалына узган 10 эш арасыннан иң яхшысы дип тапты. Семен конкурсның төп бүләгенә – Iphone 7 телефонына ия булды. Конкурсның якташларыбыз тормышында булган данлыклы вакыйгалар турында сөйләгән язмалар галереясе безнең сайтта калачак. Геройларыгыз турында тарихларны безнең 100let.tassr@mail.ru почтасына юллагыз, һәм без аларны шушы ук галереягә урнаштырырбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру