«Республика тарихында үзеңне тап!» конкурсының җиңүчесе аталды

Жюри финалга чыккан иң яхшы 10 эшне сайлап алды.

Бүген, 20 май көнне, ТАССРның 100 еллыгына багышланган һәм шул ук исемдәге сайтта урнаштырылган «Республика тарихында үзеңне тап!» конкурсына йомгак ясалды. 

Конкурс 2020 елның 4 мартыннан 14 маена кадәр уздырылды.  Шушы вакыт аралыгында конкурска килгән 126 эш белән 100tatarstan.ru сайтының «Конкурслар» бүлегендә танышырга мөмкин иде. 18 майда жирәбә үткәрелде.  Конкурс шартларына ярашлы рәвештә,  20дән күбрәк  «лайк» җыйган 61 эштән очраклы саннар агрегаторы ярдәмендә 10 эш сайлап алынды.  Әлеге заявкалар жюри хөкеменә юлланды.

Бүген җиңүченең исеме аталды.  Жюри фикере буенча, конкурска иң яхшы эшне Түбән Камадан сигезенче сыйныф укучысы Семён Моисеев юллаган. «Она – герой!» дип аталган хикәя авторның әбисенең әнисе – сугыш ветераны, санитарка, снайпер, сугыштан соң шәфкать туташы, соңрак Зәй музее директоры  булып эшләгән Анна Ивановна Моисеевага багышланган.

Җиңүчене котлау һәм төп бүләк – Iphone – 7 не тапшыру майда оештырыла.

Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез! Мондый эшләрне сайтка урнаштыру  алга таба да даими рәвештә алып барылачак, шуңа күрә һәркем, сайтка кереп, республикабызның 100 еллык тарихының бер өлеше булган хикәяләр белән таныша алачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
131
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру