Россия атлеты ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә “Казан” аэропортында самолетны буксирга алачак

Шул рәвешле “рус Халкы” Сергей Агаджанян трак-пуле* буенча Россия һәм дөнья рекорды куячак.

Шоу 11 сентябрьдә “Казан” аэропортында булачак.

Россиянең Көч экстримы федерациясе” лидеры,  Мәскәү янының “РосМолСпорт” рәисе, “рус Халкы” Сергей Агаджанян трак-пуле буенча Россия һәм дөнья рекорды куячак. Спортчы махсус җайланмаларсыз гына 15 тоннадан артыграк массалы самолетны буксирга алачак. Бу вакытта ул күләме 3 литр булган медицина грелкаларын өреп кабартачак.

Сергей Агаджанянның төрле транспортны буксирга алганы бар иде инде. Казан аэропортындагы самолет атлетның карьерасында беренче булачак.

Рекорд ТАССРның 100 еллыгына, шулай ук Skytrax халыкара агентлыгы версиясе буенча “Казан” халыкара аэропортының “4 йолдыз” статусын раслауга багышлначак.

Трак-пул* — авыр техниканы буксирга алу

Фото: instagram.com/sergeyagadzhanyan

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру