Россия почтасы бүлекчәләренә ТАССРның 100 еллыгына багышланган маркалар кайтарыла

Аларга  27 майда мөһер сугылачак, чөнки 1920 елның нәкъ шушы көнендә РСФСР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы тарафыннан Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелү турында Декрет кабул ителә.

Агымдагы елның апрель аенда 250 мең данәдә истәлекле почта маркасы чыгарылды, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Аларга  27 майда мөһер сугылачак, чөнки 1920 елның нәкъ шушы көнендә РСФСР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы тарафыннан Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелү турында Декрет кабул ителә, быелгы вакыйга шушы көнгә туры китерелә. Аннан соң маркалар әйләнешкә кертеләчәк.

 

«ТАССРның 100 еллыгына багышланган маркаларга мөһер сугылуга, алар Россия почтасы элемтә бүлекчәләренә сатуга чыгарылачак», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 

Шулай ук 27 майда республиканың 100 еллыгына багышлап Россия Банкы тарафыннан өч мең данәдә чыгарылган 3 сумлык көмеш  акчаларны презентацияләү дә оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
117
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру