Россиядә сыекландырылган табигый газда йөри торган беренче пассажирлар теплоходын Яшел Үзәндә суга төшерәчәкләр

“Чайка-СПГ” – Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы белән А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән көймәләр төзү заводының уртак проекты.

Сыекландырылган табигый газда йөри торган беренче пассажирлар көймәсен 7 августта Яшел Үзәндә суга төшерергә планлаштыралар, дип хәбәр итә Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.

“Чайка-СПГ” 176 пассажир сыйдыра ала. Проект Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы белән А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән көймәләр төзү заводы белән берлектә эшләнгән. Ике предприятие дә “Ак Барс” көймәләр төзү корпорациясенә карый. Төзү эшләре февральдә башланган.

“Чайка-СПГ” бөтенләе белән үзебезнең илдә эшләнгән, бу исә сыекландырылган табигый газга эшли торган көймә төзелешендә беренче тапкыр. Теплоходта җылыту системасы һәм кондиционерлар бар. Салонның тәрәзәләре манзаралы итеп эшләнгән, көймә үзе биек булмаган күперләр астыннан да үтә ала.

Фото: kazan-tr.gazprom.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
79
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру