Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында беренче Ансатны алдылар

Вертолетны җитештерүче – “Россия вертолетлары” (Ростех Дәүләт корпорациясе) холдингына керүче Казан вертолет заводы.

Вертолет РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төньяк-Көнбатыш  авиация-коткару үзәге карамагына тапшырылды, ул Касыйм аэродромында тора. Әлеге универсаль Ансатта медицина модуле өчен урын һәм 7 пассажир урыны бар. Ул шәхси составны һәм йөк ташыячак, шулай ук махсус бурычлар үтәячәк. Хәзерге вакытта вертолет сынау үтә. 

“Ансат вертолеты беренче тапкыр РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына китте, без аның ведомство белгечләре тарафыннан лаеклы бәясен алачагына ышанабыз. Ансатларны санитар авиациядә куллану тәҗрибәсе шуны күрсәтә: әлеге машинаның җиңеллеге, маневрларга әвәслеге, тизлеге, шулай ук җиңел кузгалучанлыгы төрледән-төрле бурычларны, шул исәптән шәһәр мохите шартларында да үтәргә мөмкинлек бирә.  Ростех холдинглары кооперациясендә машина даими камилләштерелә, вертолетның яңа мөмкинлекләре барлыкка килә: күптән түгел кискен шартларда су өстенә төшү системасына, яңа туган балаларны йөртү өчен комплекс урнаштыруга сертификатлар алынды, шулай ук Ансат өчен башка модульләр эшләнде”, - дип билгеләде Казан вертолет заводының идарәче директоры Юрий Пустовгаров. 

Белешмә өчен:

Санитар авиациясен үстерү программасы буенча төбәкләргә 30га якын Ансат җитештерелде, алар юлсыз районнардан пациентларны медицина учреждениеләренә китерү өчен кулланыла. Алар Мәскәү, Волгоград, Курган, Киров, Кострома, Тверь, Псков, Түбән Новгород, Чиләбе, Әстерхан өлкәләрендә, Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә кулланыла. Вертолетларны куллану географиясе даими рәвештә киңәя.

Шулай ук 2019 елда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казан вертолет заводында җитештерелгән ике Ми-8МТВ-1 вертолеты тапшырылган. Ми-8МТВ-1 коткару операцияләре, медицина эвакуациясе, бәлагә юлыгучыларны эзләү, янгыннар сүндерү, җирлекне күзәтү һәм мониторинг үткәрү, һава юлыннан йөк ташу өчен кулланылырга мөмкин.

Ростехның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру