«Ростех» 66 «Ансат» вертолётын Милли санитар авиациясе хезмәтенә тапшырырга планлаштыра

Бу турыда дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуында хәбәр итте.

Президент каршында дәүләт корпорациясенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотканда, Сергей Чемезов, шул исәптән 8 «Ансат» вертолетын тапшыру турында билгеләп үтте. «Без Милли санитар авиациясе хезмәте оештырдык һәм әлеге сигез вертолетны әлеге хезмәт өчен тапшырдык, - диде «Ростеха» башлыгы. – Якындагы елларда - быел һәм киләсе елда – без тагын 66 вертолетны әлеге хезмәткә тапшырырга тиеш».

Россия Президентының әлеге вертолетлар сынатмыйлармы дигән соравына : «Вертолетлар үзләрен бик яхшы яктан күрсәтләр. Бу «Ансат» та, Ми-8 дә – алар тулысынча безнең медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм табибларны да, авыруларны да кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәләр», - дип җавап кайтарды Сергей Чемезов.

Фото: пресс-служба госкорпорации «Ростех»
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру