Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган почта маркаларына мөһер кую тантанасында катнашты

Тантана бүген Татарстанның Дәүләт Советы бинасында үтте.

Почта маркасы 250 мең данә тираж белән чыгарылган. Анда Татарстан туграсы, милли бизәкләр,  республиканың истәлекле урыннары, шулай ук төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларындагы казанышлары сурәтләнгән. Яңа почта маркасын «Россия почтасы» элемтә бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин.

Почта блогын чыгаруга өстәмә итеп, беренче көн конвертлары һәм Мәскәү белән Казан өчен махсус мөһер кую штемпеле чыгарылачак.Татарстан Республикасы юбилеена өстәмә почта блогы чыгарылачак. 2015 елгы почта миниатюрасының «Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары герблары» сериясенә яңа номинал һәм истәлекле текст өстәләчәк. «100 ел» дигән язу һәм 100 сум күләмендә яңа номинал өстәлгән. Шулай ук 2020 елга почта түләвенең дәүләт тамгаларын бастыруның тематик планына ярашлы «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы» дигән маркалы конверт чыгарылачак.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә  Россия Банкының республика юбилеена багышланган истәлекле тәңкәсен тәкъдим иттеләр. Номиналы – 3 сум. Алгы ягында Россия Федерациясе дәүләт гербының рельефы сурәтләнгән, ә икенче ягында – Казан Кремле фонында татар милли костюмнарында татар биюен башкаручы яшьләр рельеф рәвешендә сурәтләнгән. Тәңкәдә язулар бар – сул якта ике юл: «100 ЕЛ», аста түгәрәк тирәли: «ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ». Тиражы 3 мең данә тәшкил итә.

Почта маркаларының һәм юбилей тәңкәләренең истәлекле нөсхәләре Татарстан Республикасының Милли музеена, Татарстан Республикасының Дәүләт архивына һәм Татарстан Республикасы Дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак.   

ТР Президентының матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
112
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру