Рөстәм Миңнеханов  ФАС җитәкчесе урынбасарына  «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды

Татарстан  Президенты ТР Хөкүмәте йортында   статс-секретарь – Монополиягә каршы федераль хезмәт  җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский белән очрашты.

Очрашуда ведомство каршында торган бурычларны үтәү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү сораулары каралды.

Рөстәм Миңнеханов  Андрей Цариковскийга Татарстан Республикасының дәүләт бүләген  - «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды.

Исегезгә төшерик, бүген ФАС җитәкчесе урынбасары Казанда Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә уздырыла  торган конференциядә катнаша, чара нефть-газ тармагында биржа сәүдәсе перспективаларына багышланган.

Бүген үк Андрей Цариковский, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов,  «Газпром  межрегионгаз  Казан» АҖ генераль  директоры Ринат Сабиров,  «Газ-транспорт  компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Сазанов Татарстан Республикасы территориясендә газ белән тәэмин итү сферасында көйләнүле эшчәнлекне тормышка ашыру шартлары турында килешүне имзаладылар. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.Килешү, аерым алганда,  Алабугадан алып Түбән Кама сәнәгать узелы объектларына кадәр булган арада -  30 километрга якын озынлыктагы югары басымлы бүлү газүткәргечен төзү, кулланышка тапшыру һәм алга таба  «Газ-транспорт компаниясе» ҖЧҖ тарафыннан хезмәт күрсәтү сорауларына  кагыла.

Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
200
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру