Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировны “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән бүләкләде

Тантана бүген, 27 августта, Башкортстан Башлыгының Татарстанга сәфәре вакытында булды.

“Татарстан Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән саллы өлеше өчен “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медале белән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров бүләкләнә”, диелә бүләкләү кәгазендә.

Бүген Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров Социалистик Хезмәт Герое, Башкорт АССРның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә һәйкәлне ачтылар. Һәйкәл Оренбург таркты белән Даурская урамнары кисешкән урында Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан.

“Быел Татарстанга 100 ел тула. Һәм бүген янә безнең халыклар һәм төбәкләр өчен шатлыклы һәм мөһим вакыйга була: безнең республиканың башкаласында без Мостай Кәримгә – башкорт әдәбиятының классигына, шагыйрьгә, драматургка, публицистка, Бөек Ватан сугышы ветеранына һәйкәл ачабыз. Аның исеме Россиянең һәм дөнья әдәбиятының тарихына  алтын хәрефләр белән язылган”, - диде Татарстан Президенты.

“Рөстәм Нургали улы, әлеге һәйкәл ачуны Башкортстан белән Татарстан арасындагы какшамас дуслык һәм сезнең белән ике арадагы чын ирләр дуслыгы символы итеп санарга рөхсәт итегез”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнехановка Радий Хәбиров.

Аңа кадәр Башкортстан Башлыгы ТАССРның 100 еллыгына видеокотлау яздырган иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
85
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру