Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Татарстанның иң борынгы таш мәчетен ачты

Әтнә районының Түбән Бәрәскә авылында реконструкциядән соң Татарстанның иң борынгы таш мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Бүген бөтен татар халкы өчен зур вакыйга. Бу Казаннан читтә беренче кирпеч мәчет. Уртак көч белән ул тулысынча торгызылды. Бу игелекле эштә катнашканнарга рәхмәт белдерәсем килә. Дин безне берләштерә, милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

Җәмигъ мәчете әле 1769 елда ук эре сәүдәгәр һәм танылган хәйрияче Ибраһим Борнаев акчасына төзелә. Мәчет каршында мәдрәсә эшли. Совет власте елларында мәчет конфискацияләнә. 1930 елдан башлап, манараны сүтеп алганнан соң, бинада авыл клубы урнашкан була. 2012 елда объектны җирле дини оешмага тапшыралар.

«Бу мәчетне торгызу безнең уртак бурычыбыз булды. Республика җитәкчелегенә бу эшне гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүләре өчен зур рәхмәт», - диде үз чиратында «Мәчет. 1769 ел» реставрация хәйрия фондын гамәлгә куючысы Илгиз Хәйруллин.

Мәчетне рәсми рәвештә ачканнан соң Рөстәм Миңнеханов мәдәни корылма биналарын карады, ә Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга вәгазе укыды.

Җәмигъ мәчете мәдәни архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора. Мәчетне реставрацияләү 2018 елда башланган, 2020 елның көзендә аның гөмбәзенә ярымай куелган.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2649
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру