Рөстәм Миңнеханов: «ТАССР төзелү республиканың дәүләтчелеген торгызуда тарихи акт булган» 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советының “Автономияле  Татар Социалистик Совет Республикасы турында” Декретка кул куйган көннең 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында чыгыш ясады.

Ул ТАССР төзелү республиканың дәүләтчелеген торгызуда тарихи акт булды, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын гамәлгә ашыруда төп рольне уйнады, дип ассызыклады. Кыска вакыт эчендә көчле индустриаль һәм фәнни-укыту базасы булдырыла, татар халкының мәдәнияте чәчәк ата. Боларның барысы да дәүләтчелекнең хәзерге формасына - Татарстан Республикасы барлыкка килүгә кирәкле шартлар тудыра.

 

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә 2020 ел республликада ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан ителүен искә төшерде. 2019 елның 19 декабрендә “Казан-Экспо”да юбилей чараларына старт бирелде. Федераль ведомстволар тарафыннан зур ярдәм күрсәтелде, республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр онлайн-форматта бик күп чаралар үткәрде. “Пандемия шартлары безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертте, әмма без барыбер әлеге истәлекле көнгә багышланган төп чараларны үткәрер өчен мөмкинлек табачакбыз”. Ул Татарстанның өр-яңа тарихы барышына зур йогынты ясаган Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт сүзләрен белдерде. Республика башлыгы халыкны Татарстанның 100 еллык юбилее белән котлады, аларга тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

 

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан парламентаризмы үсешенә саллы өлеш керткән татарстанлыларга  дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медален Татарстан Президенты кулыннан беренче булып, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алды. Бүген шулай ук дәүләт бүләгенә хезмәт ветераннары Валентина Липужина, Евгений Богачев һәм парламентның гамәлдәге депутаты Марат Галиев ия булды.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру