Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре август ахырында старт ала

Иҗади марафон ике атнадан артыкка сузылып, 12 сентябрьдә Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге иҗат коллективлары катнашлыгындагы онлайн-концерт белән тәмамланыр, дип планлаштырыла.

Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург  һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге порталында хәбәр ителә. 

Программаның йомгаклау көнендә студиядән онлайн-трансляция уздыру планлаштырыла, анда шәһәр һәм өлкә хакимияте, РФ төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге  татар интеллигенциясе вәкилләре, артистлар, меценатлар, спортчылар, танылган татарлар белән интервьюлар, конкурслар, квизлар, онлайн-квестлар, интерактивлар,  фестиваль каналларына күзәтүләр һәм проектларга презентацияләр оештырылачак. 

Эфир Татарстан АССР оешуның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән чараларга күзәтү белән тәмамланачак: Җәлил укулары видеосын, иҗади кичәләрне күрсәтү, Лариса Әхмәдиева һәм Роман Абдуллинның сәнгать күргәзмәләрен ачу.

Трансляция  YouTube каналда, социаль челтәрләрдә һәм «Питер Татар»  порталында алып барылачак.

Рәссам: Азат Галимов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру