​​​​​​​Сайтка керүчеләр «Шамил йорты»н, меңьеллык тарихны, евклидныкы булмаган геометрияне һәм XIX гасырның икенче яртысындагы интерьерларны сайлый

​​​​​​​«ТАССРның 100 еллыгы» сайтында «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» конкурсы тәмамланды.

ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган сайтта 19 июньдә «Гасыр музеен сайла! Башкала версиясе» дип исемләнгән бәйгедә тавыш бирү башланды.

Номинантлар исемлегенә Казанда урнашкан 46 музей кертелгән иде. Тавыш бирү 30 августта –Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә тәмамланды. Шушы вакыт эчендә тавыш бирүдә «ТАССР 100 еллыгы» сайтына кергән 1041 кеше катнашты. Тавыш бирүчеләрнең күбесе — 737 кеше — Габдулла Тукай әдәби музеен сайлады. Ул Казанның Иске Татар бистәсендәге иң матур биналарның берсе — XIX гасыр ахырында төзелгән ике катлы мәһабәт «Шамил йорты»нда (архитекторлар Г. Б. Руш һәм Ф.И. Амлонг проекты) урнашкан.

Икенче урында — Николай Лобачевский музее (Казан федераль университеты). Музей «ректорлар йорты» ның 2 нче катын били (Кремль ур., 18, 2 нче корпус). Бу бинада 1827-1845 елларда университет ректоры, бөек рус математигы Николай Лобачевский гаиләсе белән яшәгән. Әлеге объект өчен 23 кеше тавыш бирде.

Өченче урынны «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән Казан университетының тарих музее бүлеште (икесе дә 22 шәр тавыш җыйды).

Исегезгә төшерәбез, Казан музейлары өчен тавыш бирү сайтта 22 майдан 25 июньгә кадәр барган «Гасыр музеен сайла!» бәйгесенең дәвамы булды. Конкурста 44 объект катнашты. Татарстан мирасханәләре өчен 35,5 меңнән артык тавыш бирелде. Конкурста Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее (2516 тавыш, Бөгелмә районы), «Долгая Поляна» Молоствовлар утары (5181 тавыш, Тәтеш районы) һәм Мамадыш туган якны өйрәнү музее (9917 тавыш, Мамадыш районы) җиңү яулады. Ике конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы сентябрь аенда узачак. Беренче урын алучыларга ТАССРның 100 еллыгы символикасы төшерелгән флаглар, дипломнар, «Гасыр музее» эмблемалары, музей кунаклары фикерләрен язып калдырсын өчен, ТАССРның 100 еллыгы бизәкләре төшерелгән кенәгәләр тапшырылачак. 2 һәм 3 нче урыннарны алган музейлар да дипломнар һәм шундый кенәгәләр алачак.

Фото: kpfu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
69
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру