Үсеш өчен мохит

2020 елның 19 декабреннән 22 декабренә кадәр  Казанда Эшче яшьләр форумы уздырыла. Әлеге форум ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана.

Аралашу, үзеңнең сәләтләреңне ачу, һөнәри дәрәҗәңне күтәрү, шулай ук иҗтимагый инициативаларны үстерү  өчен мохит тудыру – чараны оештыручылар үз алларына шундый максат куялар.

Форумның көндезге өлеше Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырыла. Моннан тыш, кайбер онлайн-чаралар үткәрү дә күздә тотыла.

Программада –Татарстан Республикасы предприятиеләрендә, учреждениеләрендә һәм оешмаларында яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча координация советларының утырышлары, күпләгән белем бирү һәм мәдәни чаралар.

Форум вакытанда «Һөнәре буенча иң яхшы», «Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы», шулай ук  «Республика потенциалы» республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы да оештырыла. Форум кысаларында катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы проектлар гомуми суммасы 1 млн сумлык  грантларга лаек булачак.

Фото: old.tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2451
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру