"Сәләт" кунакларны кабул итми

Шулай да аны оештыручылар онлайн-трансляцияләр вәгъдә итәләр.

Иртәгә, 4 июльдә, Алексеевск районындагы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" IX Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачыла.

6 сменада узучы Форумның максаты - яшьләрне үстерүче һәм берләштерүче күптелле мохит, белем бирү һәм ИТ-технологияләр сферасында тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу платформасы булдыру, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-технологик һәм актуаль трендлар белән танышу.

Быел ARTS BILER, SELET BILER FORUM, MEDIA BILER FORUM, LEADERS BILER FORUM, IT BILER FORUM, JUNIOR SKILLS BILER FORUM сменалары планлаштырыла.

Быел проектта Татарстан Республикасы районнарында яшәүче 9 меңнән артык сәләтле бала һәм яшь кеше катнашачак.
Форум тарихында беренче тапкыр чаралар Selet Live мәйданчыгында уздырылачак.

Короновирус инфекциясен (COVID-19) профилактикалау максатларында Татарстан Республикасында форумга кунаклар кертелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру