СССР чорының 100 фотографиясе

Бу турыда Казан Кремлендәге “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында күргәзмә ачыла.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә проекты Казан фотографлары эшләрен тәкъдим итә. Фотографлар арасында Зөфәр Бәширов, Владимир Зотов, Солтан Исхаков, Валерий Михайлов, Юрий Филимонов, Эдвард Хәкимов, Рифхать Якупов бар.

Алар барысы да диярлек СССРда һәм чит илләрдә билгеле «TASMA» иҗади фототөркеме проектларында катнашкан шәхесләр.

Аларның фоторәсемнәре СССР заманында яшәгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешен чагылдыра. Демонстрацияләргә чыгулар, совет бәйрәмнәре, авыл һәм шәһәр кешеләренең хезмәте һәм көнкүреше, атеизм чорында дини йолаларны үтәү тәртипләре, милли гадәтләрне саклау – болар барысы да гаять зур илебезнең табигать күренешләре фонында.

«Күргәзмә җентекле идеологик күзәтү һәм басым астында яшәгән, әмма үзләренең ата-бабаларыннан күчкән генетик аңны саклаган һәм глобаль дөньяның бер кисәге булудан туктамаган кешеләрнең рухи асылларын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итә… Фотосурәтләр совет чынбарлыгын бизәмичә, эпоханың ахыргы елларындагы көнкүрешне теркәп калдырган һәм үз заманының төгәл портретын тудырган”, - дип бәя бирә экспозициягә күргәзмәнең кураторы, фәлсәфә фәннәре докторы Эдвард Хәкимов.

Ачылыш тантансы 24 сентябрь, 16:00 дә башлана.

Үткәрелү урыны: ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы, Казан Кремле, «Хәзинә» музей комплексы, 3 подъезд.

Фото: kazan-journal.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
199
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру