ТАНЕКО антисептиклар белән тәэмин итәчәк
Предприятие әлеге продукциянең Таможня берлегенең техник регламентына туры килүе турында декларация алды.
Антисептик чыгару өчен аерым җитештерү линиясе булдырылды. Антибактериаль эффектка ия кул юу өчен гигиена сыекчасы ТАНЕКОда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рецептурасы буенча чыгарылачак. Аның составына короновирус инфекциясе белән көрәштә нәтиҗәле матдә саналган изопропил спирты керә.
Комплекс җитештерүне киңәйтергә һәм гигиена сыекчасы белән, «Татнефть» Компанияләр төркеменә кергән предприятиеләрне генә түгел, социаль һәм медицина учреждениеләрен дә тәэмин итәргә әзер.
«Тәүлегенә 2,5 тонна сыекча чыгарудан башладык, кирәк булса, 7,5 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлегебез бар. Бөтен тырышлык кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән», - дип хәбәр итте «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз